“Иң яхшы студентлар фәнни түгәрәге  – 2020” дип аталган конкурс Казан федераль университетының иң яхшы студентлар фәнни түгәрәкләрен ачыклау  һәм аларга ярдәм итү, студентлар коллективларының  эшчәнлеге кысаларында фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәлелеген күтәрү  һәм КФУ яшьләр фәне масштабларында аларның алга таба үсешен арттыру максатлары белән үткәрелде. Конкурс өч этапта уздырылды.

Беренче этап (2020 елның 7 сентябреннән 30 сентябренә кадәр) –КФУның структур бүлекчәләре тарафыннан студентлар фәнни түгәрәкләре заявкаларын сайлап алу. Катнашучыларны II этапта билгеләү.

Икенче этап (2020 елның 5 октябреннән 19 октябренә кадәр) – III этапка жюри тарафыннан студентлар фәнни түгәрәкләрен карау һәм сайлау.

Өченче этап (2020 елның 20 октябреннән 30 октябренә кадәр) –студентларның фәнни түгәрәкләре эшчәнлеген тәкъдир итүе һәм җиңүчеләрне билгеләү. Быел исә, әлеге этап онлайн-форматта Microsoft teams программасында узды. Докладны 10.2-902нче төркем студентлары, Алембикова Ләйлә Фәнис кызы һәм Гыйләҗева Ризәлә Рәмил кызы, яклады.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” исемле студентлар фәнни түгәрәге әлеге конкурска зур өметләр баглап катнашты. Куйган көч, тырышлык зур уңышлар яулауга китерде. 12 ноябрь көнне алар УНИКС концертлары  залында оештырылган конкурста җиңүчеләрне котлау  тантанасына чакырылды. Түгәрәкнең җитәкчесе, КФУ доценты, Хадиева Гөлфия Камил кызы, түгәрәкнең эшчәнлеген югары дәрәҗәдә оештырган һәм фәнни түгәрәкне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.  Түгәрәкнең старостасына «Телне һәм мәдәниятне саклау өлкәсендә иң яхшы түгәрәк» номинациясендә җиңү дипломы тапшырылды.

«Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» исемле студентлар фәнни түгәрәге 2010 елда татар теле белеме кафедрасы базасында оештырыла һәм Хадиева Гөлфия Камил кызы белән алып барыла. Түгәрәк студентларда фәнни-тикшеренү компетенциясен үстерү, аларны мөстәкыйль фәнни эшчәнлек нигезләре белән танышу өчен оештырыла. Түгәрәк эшчәнлеге катнашучыларның ана телендә алып барыла. Чыннан да, һәр халык үзенең милли байлыгын кадерли һәм киләчәктә дә аның  күп күпгасырлы  тарихыбызның һәм мәдәниятебезнең нигезе булып калуын тели.

«Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дип исемләнгән студентлар фәнни түгәрәгенең чаралары лексикология, лексикография, музыка, медицина, тел белеме, тарих һ.б. өлкәләрдә үткәрелә. Түгәрәкнең эшчәнлеге университет стеналары белән генә чикләнми. Студентлар шулай ук Казан шәһәре  Вахитов  районының 27 нче гимназия укучылары белән дә актив эшли.  Аерым хөрмәт булып төрле регионнардан һәм илләрдән килгән  магистрлар, аспирантлар, галимнәр һәм мөгаллимнәрнең түгәрәк чараларында катнашуы тора.

Шуны ассызлыклап китәргә кирәк: елдан ел «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» студентлар фәнни түгәрәге үсә бара, яңа юнәлешләрдә эшли, милли мирасны баетуга зур өлеш кертә.   Фәнни түгәрәк катнашучылары Бөтенроссия, Халыкара, Төбәкара, Республика фәнни-гамәли конференцияләрендә җиңүчеләре һәм призерлары булып тора. Быел исә конкурста ирешкән уңышлар, яулаган үрләр барыбызда горурлык хисе уята.

Автор: Гыйләҗева Ризәлә Рәмил кызы, 10.2-902нче төркем студенты