8нче февраль – Фән көне уңаеннан КСК КФУ Уникс залында  Казан федераль университеты студентлары җитәкчеләре белән берлектә зур истәлекле чарада катнаштылар. Фәнгә багышланган бәйрәмдә Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге югары мәктәп студентлары да “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” дип аталган фәнни түгәрәкнең эшчәнлеген КФУның ректоры – Гафуров Илшат Рәфкать улы алдында тәкъдим иттеләр. Студентлар фәнни түгәрәкнең максатлары белән таныштырдылар, чараларның лексикология, лексикография, музыка, медицина, тел белеме, тарих, һ.б. өлкәләрдә үткәрелүен атап киттеләр һәм түгәрәкнең яңа бер юнәлеше – сөйләм теле үзенчәлекләрен өйрәнү – әдәби тел нормаларын саклап аралашу һәм фәнни дәреслекләр өчен нигез булдыру өчен барлыкка килүен ассызлыкладылар. Түгәрәкнең практик ягын күрсәтеп, студентлар Илшат Рәфкать улының сөйләм теленә лингвистик анализ ясадылар, аның сөйләм үзенчәлекләрен билгеләделәр.  Студентларның эшчәнлеге хөрмәтле ректорыбыз тарафыннан  югары бәяләнде. Ул фән сөючеләргә киләчәктә уңышлар һәм зиһен ачкычлары теләп калды.

“Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” исемле студентлар фәнни түгәрәгендә катнашучылар – Бөтенроссия, Халыкара, Төбәкара, Республика фәнни-гамәли конференция җиңүчеләре һәм призерлары. Алар 2020нче елда узган “Иң яхшы студентлар фәнни түгәрәге” дип аталган конкурста да 3 нче урынны яулап, үзләренең белемнәрен һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Без алар белән горурланабыз һәм уңышлары дәвамлы булыр дип өметләнеп калабыз.

10.2-902 нче төркем студентлары, түгәрәк әгъзалары, Алембикова Ләйлә һәм Гыйләҗева Ризәлә.