Халкыбызнең киләчәген кайгыртып, тел, гореф-гадәт, милли үзаңны саклау максатыннан Ватаныбызга хезмәт итүче шәхес белән күзгә-күз очрашып, аралашу бәхетенә ия булган без, студентлар, үзебез өчен шактый күп яңалык ачтык. Равил Кәлимулла улы Мәскәү шәһәрендәге татарлар эшчәнлеге турында бик бай мәгълүмат житкерде. Күпкырлы шәхесләрнең ирешкән дәрәҗәләре турында сөйләп, яшьләрнең күңелендә алга таба омтылыш хисе уятты. Чит жирләргә чыгып, Татарстанны таныткан сәләтле татар яшьләре белән таныштыру, һичшиксез, һәркемгә хуш килде.

Тынгысыз тормышта кайнаган студентлар өчен бу чыгыш искиткеч кызыклы булды, аларны куйган максатларына таба атларга рухландырды. Укучылар, форсаттан файдаланып, сораулар бирделәр, киләчәктә тормышка ашырырга мөмкин дип уйлаган кайбер тәкъдимнәр дә яңгырады.Шундый зур исемнәргә лаек булып, бик күп уңышларга ирешсә дә, Равил Кәлимулла улының гадилеген югалтмавы студентлар игътибарыннан читтә калмады. Формаль чикләр турында онытып, дусларча әңгәмә оештыру барыбызны да уйларга этәрде.

Равил Кәлимулла улы халкыбызның, милләтебезнең, телебезнең киләчәге яшьләр кулында икәнлеген искәртеп китте. Ул үз чыгышын “Без – татарлар, без булдырабыз” дип тәмамлады, яшьләр кирәк чакта илен дә саклый, герой да була белә дигән фикер җиткерде. Соңыннан кунагыбыз студентларны актив булырга, сәләтләрне үстерергә өндәде.

Безгә дөрес юл күрсәтүче, төпле киңәш бирүче, тәкъдимнәребезне ишетә белүче булганда, алга барасы, яңа үрләр яулыйсы килә. Шуңа күрә мондый очрашуларның әһәмияте бәяләп бетергесез!