Әлеге тур Испания һәм Франция илләрендә 1 ай буе дәвам итте һәм без, Татарстан делегатлары, Европа тамашачысын Идел буе халыкларының мәдәнияте белән таныштырдык. Ай дәвамында шәһәр урамнарында парадлар, күпсанлы дефиле, күргәзмәләр, ярминкәләр узды. Фестивальдә Чили, АКШ, Грузия, Гваделуппа, Армения, Гватемала, Танзания, Тайвань, Калмыкия, Үзбәкстан, Пуэрто-Рико, Колумбия, Эквадор, Непал, Мексика, Германия кебек илләрнең дә сәнгать коллективларын күрергә мөмкин иде.

Көннәр бик кызу булуга карамастан, шәһәр халкы парадлар һәм концертларга бик теләп йөрде. Җир шарының төрле почмакларыннан килгән кунакларны алар бик яратып каршы алдылар, мастер-классларда һәм интерактивларда актив катнашып, үзләренең көчле алкышларын һәм күңел җылысын бүләк иттеләр.    Фестивальнең төп бизәге булган музыка һәм бию бу юлы да төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштереп,аларны бер сәнгать дулкынында тибрәтте. Төрле телләрдә сөйләшсәк тә, сәнгатькә булган мәхәббәтебез бер-беребезне аңларга, иң изге һәм ихлас тойгылар, рәхмәт һәм шатлык хисләре белән уртаклашырга ярдәм итте.
Җирле халыкның җылы кабул итүе, табигатьнең матурлыгы төрле милләт кешеләре белән дустанә аралашу, истәлекле урыннар һәм тарихи архитектура белән танышу безнең күңелләрдә мәңге онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Әлеге фестивальдән без һөнәри тәҗрибә туплап, иҗат юлында югары үрләр яулау өчен яңа фикерләр белән канатланып кайттык.Киләчәк тормышыбызда әле мондый чаралар күп булыр дигән ышаныч күңелләребезне һаман да җылытып тора.