21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан 18 нче февраль көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теле белеменең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәгендә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан АССР ның атказанган фән эшлеклесе Юсупов Рүзәл Абдуллаҗан улы белән очрашу булып узды.
Очрашу студентлар һәм кунагыбыз арасында бик җылы әңгәмә рәвешендә башланып китте. Рүзәл абый, үзенең бик гади кеше булуын искәртеп, фән турында гына түгел, төрле өлкәләргә карата сорауларга җавап бирергә әзер булуын искәртеп узды. «Һәр кеше – шәхес, аның үз уй-фикере бар, без аңа хөрмәт белән карарга тиеш», – диде ул. Үз фикеребезне кыю итеп башкаларга җиткерергә, шул ук вакытта кеше сүзенә дә колак салырга өндәде.

Очрашуның күп өлешен телебезнең сафлыгын саклау, телне бозып сөйләү очраклары турындагы фикерләр алды. Рүзәл абыйның шактый хезмәтләре дә нәкъ менә бу өлкә белән бәйле. Туган телнең сакланышы, кулланылшы гаиләдән килә, соңрак балалар бакчасы, мәктәпнең роле зур.Рүзәл Абдуллаҗан улы белән очрашуыбыз бик вакытлы оештырылган иде, чөнки телне саклау проблемасы һәрберебезгә дә кагылуын, сөйләмебездәге хаталарны бетерү өстендә эшләргә кирәклеген яхшы аңладык. Телебезгә игътибар кими барганда мондый фикер алышулар безнең рухи дөньябызны баету ягыннан бик мөһим булуында шик юк.

Очрашуыбыз азагында Рүзәл абый телебезне саклауның, әхлак кагыйдәләрен үтәүнең никадәр мөһим булуын әйтеп, истәлеккә һәр студентка үзенең китапларын бүләк итте. Без, студентлар, татар телебезнең киләчәге үзебезнең кулда дигән фикерне күңелгә беркетеп, бу мәртәбәле очрашудан канәгать калдык.

Мәгълүматны 1 курс студенты З.И. Газизова әзерләде.