Ямьле җәй айлары ахырына якынлашып килә… Укучылар тырыша-тырыша мәктәпкә әзерләнә,уку әсбаплары җыя. “Эх,тагын укырга инде” дип көрсенеп куя кайбәүләре. Ә абитуриентларга күз салсаң, хәлләр тагын да мөшкелрәк… Зур-зур төенчекләрен төйнәп,туган-үскән өйләреннән,җылы ата-ана кочагыннан чыгып,чын тормышка аяк басарга әзерләнәләр. Күзләрендә бераз моңсулык, курку хисе күренә. Ничек курыкмаска ди? Анда бит әти-әни юк, группадашлар да нинди була бит әле, дуслар табып булырмы, Калада бер үзем адашып калмаммы? Булачак студент башында мең төрле сорау…
Көннәр сулар аккан төсле ага тора,һәм шулай итеп тулай торакка урнашыр вакытта җитә. Юашрагы башыннан мең бәлә кичереп,әрсезрәге артык мәшәкать күрми генә икенче өйле дә булып куя…
1 нче сентябрь… Табигать оста шаяра:коеп яңгыр ява…Бүлмәсенә кайтып кергәндә өс-башлары чепер була студентның. Тик алай да кәеф ярыйсы гына үзе. Группадашлары белән әзме-күпме танышырга өлгерде бит! Бөтенесе дә аның кебек икән ләбаса,мөгезләре дә юк,коерыклары да. Инде беренче көнне, юка киенүе сәбәпле,чыныгу күнекмәләре алгач, икенче көнгә җылырак киенә студент…
Менә ул ниһаять уку йортында! Ах,монда шулхәтле матур вә гүзәл! Андагы уку бүлмәләре мәктәптәге кебек кенә түгел,зур,киң!
Әкеренгә атналар,айлар үтте… Студент инде группадашлары белән якыннан танышырга,алар белән бергәләп каланың матур урыннарында йөрергә,фотоларга төшергә өлгерде.
Иң якыннан танышу,бер-берсен белү “1 нче курс студентлары бәйрәме”ндә булгандыр мөгаен. Инде 2 группа чыгышларын әзерләп бетергән,ә болар никтер уртак фикергә килә алмый…Дамир Хәйдәровичтан бераз шелтә эләккәч,тиз уяндылар үзләре.Идея дә табылды,сценарий да язылды,видео да төшерелде…Мактау сүзләре дә ишетте үзләре. Чыгыш ясаган көн аерым, хикәят. Кыска гына итеп әйткәндә, 1 нче урыннан беразга гына калышып,2 нче урынга лаек булдылар. Бу беренче кечкенә генә җиңү булды.
Алга таба зур сынаулар үттеләр: 1 нче зачетлар, сессия… Дуслыклары какшаган вакытлары да булды. Тик алар бирешмәделәр. Бер-бер артлы 2 курс укыгач 3 нчесенә җиттеләр. Ә 3 нче курста егерменче гасыр башы татар әдәбиятыннан имтихан!Таһир абый дигән бик таләпчән укытучы укыта икән әлеге фәнне. Инде алдагы курслардан сорашып, күңелләренә шом салып куйлар.Ахыры ни белән тамам булды дип уйлыйсыз? Әлбәттә,барсы да яхшы тәмамланды. Таһир абый авырдан-авыр сорауларын бирә торды,студентлар чат-чат итеп җавап бирә барды. Группабыздан 2 иң тырыш кыз “бишле” алды. Бу башка группалар белән чагыштырганда бик шәп! Калганнар да сынатмады. Әлеге сынауны без уңышлы гына үттек.Чөнки һәркем бер-
берсенә булышырга әзер иде. Монда “мин бирәм” түгел монда “без бирәбез” лозунгы иде!
Бүгенге көндә дә 10.2–602 төркеме шулай дус,тату гына яшәп ята. Бергә биибез,бергә җырлыйбыз,бергә көләбез! Данлыклы мушкетерлар әйтмешли, “Бер кеше – бөтенебез ,бөтенебез– бер кеше өчен!”. Ышанмасагыз,кунакка килегез!
Кадыйрова Фирүзә. 10.2-602 группа