Дөньядагы өч нәрсәне сайлап алмыйлар: әти-әнине, туган якны һәм фотога матур төшкән йөзеңнең «рабочий» ягын дип әйтәләр. Мин бу исемлеккә тагын курсташларны дип тә өстәп куяр идем. Искә төшереп кенә карыйк: күптән түгел генә булган 2015 ел, төрле хыяллар, уйлар, максатлар белән янып йөргән, гомерләрендә бер генә тапкыр да бер-берсе белән очрашмаган кешеләрне алсыннар да, «Рәхим итегез, сезгә шушы 35 кишер яфрагы белән 4 ел гомерегезне бергә уздырасы», — дисеннәр. Шулай итеп, бу кешеләр дә нәкъ әти-әни кебек Аллахтан насыйп булганнарга әйләнәләр дә куялар. Шулай Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Габдулла Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең 10.2-501 нче төркем студентлары да бер казанда кайный башладылар. 

Беренче ел. Ничек кенә бер-беребездән аерылмыйк, нинди генә төрле төстәге күзлекләрдән якты дөньяга карамыйк, каршылыклар тартыша дигән закон үз эшен эшләде дә куйды. Студентлар авылындагы тулай торакка урнашкан көннең кичендә үк без, урамдагы беседканы тутырып, шау-гөр килеп утыра идек. Шулай сизелми дә беренче сессияләр, курс эшләре, «Студентлар язы! фестивале һәм тулай торакның кызу тормышы белән тулыланган көннәр бик тиз узып та китте.

Икенче елның үзенә күрә бер рәхәтлеге бар. Син, түкми-чәчми бар нечкәлекләрен үтәп, беренче курска килгәннәрне студент булу серләренә төшендерергә тиеш. Төркемдә инде бөтенесен беләсең, үзеңне чын команда да итеп хис итәсең. Уку елы башыннан барын да белеп, аңлап, максатларыңа юл тотасың!

Менә ниһаять көтеп алынган өченче курс! Хәзер инде без бу зур белем көймәсендә күптән балалар түгел. Инде күбебез киләчәге турында ешрак уйлый, тормышта үзен табарга тырыша. Бүгенге көнгә киләчәккә алып китерлек уртак истәлекләребез дә байтак җыелды. Һәрберебез аерым шәхес, профессия иясе булып формалашып килә. Киләчәктә кемнәр генә булсак та, кайда гына яшәсәк тә, хәзер инде һәрберебез бернәрсәне төгәл белә: без ничә еллар буе шушы зур гаиләдә күп сынаулы белем юлын иңгә иң куеп үткән кешеләр бер-берсе өчен бик кадерле, чөнки аларны гөмерләренең иң гүзәл чорлары бәйләп тора!.. 

Баһавиева Айсылу, 3 курс