Укытучы! Бу сүз никадәр хезмәтне үз эченә сыйдырган. Белем бирү, бала күңеленә тәрбия орлыклары салу, заманча технологияләр белән кораллану — һәммәсе аның өстенә йөкләнгән. Укытучы булу теләге мине балачактан озатып килде, хәер бер мине генә тугел, ә минем белән бергә укучы төркемдәшләремне дә бу хыял татар филологиясе һәм мәдәниятара багланышлар институтына китерде.

Яшьлеккә ташып торган көч, бернинди киртәләрне белмәс көчле омтылыш, якты өметләр, матур хыяллар хас. Адәм баласын бу дөньяда теләк, хыял дигән нәрсә йөртә. Теләксез бәндәдә бернинди дәрт, гамь, борчылу, тетрәнүләр була алмый. Андыйлар-шәүлә, күләгә, тормыш агачындагы корыган ботак сыман. Асыл табигате шулай яратылган кеше һәрвакыт нидер тели, шул теләк максатлары өчен борчыла, бәргәләнә, юл эзли, көрәшә, дөнья белән бәхәсләшә. Кешеләргә табигать тарафыннан бик матур бер сәләт бирелгән. Хыяллана белү сәләте ул. Әгәр кеше хыяллана белмәсә, аның тормышы һәм яшәеше күпкә кызыксыз булыр иде. Безнең төркемебезне берләштерүче төп көч, төп нигез дә, шуннан гыйбарәт: безнең утыз җидебез дә яшьлек дәрте белән тулган, һәрберебез яңалыкка, алга омтылып яши, җәмгыяттә үзен файдалы итеп күрсәтергә, үзеннән бары якты эзләр, якты хатирәләр калдырырга тели. Әлбәттә, бүгенге көндә үзеңне шәхес итеп формалаштыру, үзеңнең талантларыңны ачу өчен чиксез мөмкинлекләр тудырылган. Әйтергә кирәк, безнең төркем бу мөмкинлекләрдән бик әйбәт файдалана. Безнең 10.2-404 төркемдә укучылар “Национальное достояние”, “Огонь Победы в памяти поколений”, “II Международная научно-практическая конференция студентов, аспирантов и молодых ученых «Школа Л.С. Выготского», посвященная юбилею Л.А.Венгера”, “ Мәһдиев укулары”, “Сәләткә нур булган йолдызлар”, “Дулкыннар”, “Иделем акчарлагы”, “Шигъри сабантуй”, “Татарча хатасыз” һәм башка бик күп кенә конкурс-бәйгеләрдә уңышлы чыгыш ясадылар.

Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел генә бирелми, күп кенә уңышларыбыз астында зур көч ята. Кечкенә генә бер җиңелү дә кайчак зур отыш булып кире әйләнеп кайта. Үзалдыбызга куйган максатларга, мең шөкер, ирешә киләбез. Тик ничек кенә булмасын ирешәсе максатларыбыз әле шактый. Биредә К.Ушинский сүзләре урынлы булыр: “Әгәр кешенең барлык теләкләрен үтәп, аңардан тормышның максатын тартып алсаң, ул бәхетсез һәм мәхлук җан иясенә әверелә…” Кеше һәрвакыт үзалдына максат куя белергә тиеш, шул вакытта гына нәрсәгә дә булса ирешү һәм үзеңне бәхетле итеп тою мөмкин.

Шулай ук куп кенә уңышларыбызның сәбәпчесе ­­– ул безнең кадерле кураторыбыз. Шагыйрь, төн йокыларын калдырып, яхшы шигырь язса, рәссам мең бәлале эзләнүләрдән соң гүзәл картина тудырса, сынчы ак мәрмәрдән камиллеккә ирешкән сын иҗат итә алса, композитор халык күңелен тибрәтә торган көйнең тылсымлы ачкычын тапса, мәгънәсен һичбер сүз белән дә аңлатып булмый торган татлы иҗат рәхәте кичерә. Бу минутта алар бүтән бернинди бәхет турында да хыялланмыйлар, чөнки кешегә бирелә торган ак бәхетләрнең иң-иң зурысы алар кулында инде. Алсу Халиловна да, безнең уңышларыбызны куреп, шушы шагыйрь, рәссам, сынчы, композитор кичергән хисләрне кичерәдер мөгаен.

Дусларның якыннары күп булмый, диләр. Ләкин минем бу сүз белән килешәсем килми. Без төркемдә 37. Һәрберебезне, шикләнмичә, якын дуслар дип әйтә алам. Нинди генә авырлык булмасын, һәрвакыт сиңа ярдәмгә килергә ашкынып торучы, иң беренче чиратта, үзе турында түгел, ә якыны турында уйлаучы 36 дустың барлыгын тою – чиксез бәхет ул. Безнең шулай дус булуыбыз безне тагын да көчле итә. Чөнки 37 шырпыны берьюлы сындыру мөмкин тугел, ә берәм-берәм сындыру бик җиңел. Без бу принципны беренче көннәрдән үк тоеп, хәзергәчә саклап киләбез. Шуңа бәйле рәвештә, без үзебезнең төркемгә “Эссеgroup” дигән исем бирдек.

Тормыш гаять катлаулы дип олылар юкка әйтми. Күңелле, шатлыклы вакыйгалар белән кайгы чиратлашып бара. Тыныч кына аккан яшәешне аяз көнне яшен сугардай хәбәр астын-өскә китерергә сәләтле. Кызганычка каршы, безнең группаны да андый кайгылы вакыйга читләп үтмәде. Узган елны, без чиксез мөлаем, һәрвакыт ярдәмгә ашкынып торучы, бервакытта да зарлана белмәүче, тормыштан бары ямь һәм тәм генә табып яшәгән төркемдәшебезне югалттык. Аның безнең арабызда юклыгына күңел әле дә ышанып бетми. Бу вакыйга безнен төркемне тагын да берләштерде, дисәм дә ялгыш булмас. Чөнки нәкъ тә менә авыр вакытта, якыннарның терәге алга таба яшәргә, куңел төшенкелегеннән арынырга ярдәм итә. Гөлиянең якты истәлеге өчен, аның рухы тыныч булсын өчен без шушы бердәмлекне сакларга бурычлы.

Минем төркемдәшләремә мөрәҗәгать итәсем килә.

Һәрвакыт яхшылыкка, яктылыкка, матурлыкка омтылып яшик. Без нинди бәхетле! Аяз күгебез, сулар һавабыз, эчәр суыбыз, күңелебезне турылыкта саклаучы иманыбыз, дөрес юлга илтүче кыйблабыз, камил фикерле акылыбыз, илгә-көнгә туры карарлык вөҗданыбыз, бетмәс-төкәнмәс сабырлыгыбыз бар безнең, вакламыйча, тапламыйча саклыйк шушы асыл сыйфатларны!